Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә балалар иҗаты фестивале узды

Укучылар сараенда һәм башка өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан чара безнең шәһәр өчен традициягә әверелде.

Гыйнварның беренче көннәрендә балалар иҗаты фестивале үткәрелә. Бу юлы ул ике мәйданчыкта оештырылган иде.

- Геройлар аллеясында балалар тере чыршыларны үз куллары белән ясаган уенчыклар белән бизәделәр. Үзәк мәйданда балалар бөгелмәлеләргә бию һәм вокал номерлары бүләк иттеләр, - дип сөйләде Укучылар сарае директоры Ольга Чумараева.

Иҗат фестивалендә шулай ук әкият персонажлары - Кыш Бабай һәм Кар кызы да катнашты. Алар яшь шәһәрлеләрне күңел ачтылар һәм теләүчеләр белән бик теләп фотога төштеләр.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ
ФОТО: Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса