Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курсларының кышкы сменасы тәмамланды

Балалар сәламләү, ата-аналарга карата мөнәсәбәт, үз-үзеңне тоту, туклану кагыйдәләрен белделәр.

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курсларының кышкы сменасы тәмамланды. Кышкы каникуллар вакытында 6-12 яшьлек балалар ислам нигезләрен өйрәнделәр.
Балалар сәламләү, ата-аналарга карата мөнәсәбәт, үз-үзеңне тоту, туклану кагыйдәләрен белделәр. Шулай ук балалар изге Коръән сүрәләре һәм пәйгамбәр Сөннәтеннән яңа догалар өйрәнделәр.

Балалар белән дәресләрне Бөгелмә мәчетләре хәзрәтлары һәм "Фәнис" мәдрәсәсе студентлары үткәрде. Курслар тәмамлангач, балалар күмәк рәвештә мультипликацион фильм карау өчен "Мадагаскар" кинотеатрында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса