Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Бөгелмәдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 сентябрьдә үз эшен башлап җибәрде һәм атна саен үткәрелә.

Бөгелмәлеләр ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, ашлык һәм башка фермер продукциясен арзан бәяләрдән сатып ала алдылар. Карабаш бистәсе басуларында үстерелгән кәбестәгә сорау зур булды. Үз продукциясен Бөгелмә тегү фабрикасы тәкъдим итте.

"Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җирле бүлекчәсе активистлары өлкәннәргә азык-төлек китерүдә булыштылар. Барлык теләүчеләр гриппка каршы прививканы мобиль вакциналаштыру пунктында куя алдылар.

Бөгелмәдә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 сентябрьдә үз эшен башлап җибәрде һәм атна саен үткәрелә. Алар шәһәрлеләрдә, бигрәк тә өлкән буында, социаль әһәмияткә ия булган зур ихтыяҗга ия.

Узган өч көзге ярминкәдә барлыгы 3 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6