Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе була
Шәһәр халкы азык-төлек, шулай ук көндәлек кирәк-яраклар сатып ала ала.
Иртәгә – шимбә көнне, 14 ноябрьдә, Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданында традицион ярминкә уза. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен дә, көндәлек азык-төлек товарларын да сатып алырга мөмкин.
Яшелчә, ит һәм казылык әйберләре, бал һәм сөт продукциясе сатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа