Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә автовокзал һәм подъездларны дезинфекцияләүгә керештеләр.

Вирусның алга таба таралуын булдырмас өчен чаралар күрелә.

Бөгелмәдә идарәче компанияләр хезмәткәрләре подъездларны дезинфекция чаралары белән эшкәртәләр. 
– Безнең идарәдә җитмештән артык йорт бар. Узган атнада без битлекләр, почта тартмаларын, ишек тоткаларын, тәрәзәләрне, домофоннарны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары, перчаткалар  сатып алдык. Подъездларны көн саен иртәнге 8дән башлап җыештырабыз. Өлгермибез икән, тулы эш көне эшлибез", – диде 5нче торак эксплуатацияләү участогы идарәче компаниясе" ҖЧҖ мастеры Римма Галимова. 
АТП администрациясе автовокзалда, шулай ук шәһәр яны маршрутларында профилактик чаралар күрде. Төп ташучы шәһәр маршрутларын даими дезинфекцияли. 
– Рейс алдыннан, 30 минут эчендә, автобуслар махсус дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Автобусны җилләтеп, рейска озатабыз", – ди Бөгелмә автовокзалы җитәкчесе Наилә Фәсхетдинова да. – Автовокзал территориясе даими рәвештә эшкәртелә, һәр өч сәгать саен дезинфекцияләргә тырышабыз, шул исәптән утыргыч тоткаларын, арка терәкләрен дә. Хәзер пассажирлар саны бик кимеде, - дип өстәде Наилә Фәсхетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса