Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә автобусларда йөрү бәясе 25 сумга кадәр артты

Шәһәр маршрут транспортында йөрү тарифы 20 гыйнвардан артачак.

2021 елның 14 гыйнварында, «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында» 220нче Федераль Закон нигезендә, Бөгелмә муниципаль районының шәһәр автобус маршрутларында пассажирлар йөртүгә ачык конкурс үткәрелде һәм муниципаль контракт төзелде.

15 гыйнварда транспортта йөрү тарифы билгеләнү турында хәбәр җибәрелде: кулдагы акча, банк карталары, транспорт карталары белән түләгәндә – 25 сум, Бердәм социаль юл йөрү билеты буенча – 18 сум. Әлеге юл йөрү бәясе 2021 елның 20 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Бөгелмәдә тариф күләме 2016 елның августыннан бирле үзгәрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса