Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә һава торышының бозылуы көтелә

Бүген җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начарланган вакытта урамда калганда, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама корылмалары һәм витриналардан ераккарак китәргә киңәш итә. Көчле җил вакытына туры килгәндә, подъездга яки подвалга качарга кирәк. Боз яуганда, өйдән чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк торырга, ә урамда булсагыз, башны - кул, кием, сумка белән капларга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса