22 гыйнварга каршы төндә Татарстанда 14-19 градус салкын булачак. Кар ява, буран чыга һәм томан төшәчәк.
Бөгелмәдә һава торышы бүген дә көйсез булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 21 гыйнварда, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Кар ява, төнлә урыны белән көчле кар. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана. Һава температурасы төнлә һәм көндез дә 4-9 градус салкын булачак. Казанда 5-7 градус салкын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа