Бөгелмәдә атнаның беренче көне буранлы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Бүген республиканың күпчелек районында кар ява. Урыны белән көчле булмаган буран көтелә, төнлә төшкән томан иртән дә саклана. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда - бозлавык. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 1-6 градус салкын булачак.
Бөгелмәдә да кар ява, температура 7-4 градус салкын. 29 декабрьгә каршы төндә 11, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкынайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа