Бөгелмәдә ашыгыч ярдәм хезмәте узган атнада меңнән артык чакыртуда булган
Узган атнада Бөгелмәнең ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасы 1296 чакыртуда булган. Күпчелек очракта чакыртуларның сәбәбе - төрле авырулар. Моның турында "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Бөгелмә үзәк хастәханәсенең баш табибы Владимир Гуров хәбәр итте. Ел башыннан 37 бала дөньяга килгән, җирле табиблар полкиклиникада һәм өйдә 3 меңнән артык кабул итү үткәргән. Бүгенге көндә...
Узган атнада Бөгелмәнең ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасы 1296 чакыртуда булган. Күпчелек очракта чакыртуларның сәбәбе - төрле авырулар. Моның турында "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Бөгелмә үзәк хастәханәсенең баш табибы Владимир Гуров хәбәр итте. Ел башыннан 37 бала дөньяга килгән, җирле табиблар полкиклиникада һәм өйдә 3 меңнән артык кабул итү үткәргән. Бүгенге көндә 339 кеше үзәк хастәханәдә дәвалана. ОРВИ белән авыру очраклары артмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа