Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә аралашу күнекмәләрен үстерү буенча тренинг узды

Аны Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Альбина Титова һәм Елена Крутякова үткәрде.

Тренингның катнашучылары балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар иде. «Преодоление» клубы эше кысаларында, белгечләр үз фикереңне дөрес итеп белдерергә өйрәтүгә һәм социаль үсешкә юнәлдерелгән тренинг дәресләре курсын оештырдылар.

Бу дәрестә яшүсмерләр аралашу күнекмәләрен үстерүче һәм коллективны туплауга ярдәм итүче күнегүләр ясадылар. Шулай ук «Кинотренинг» технологиясе кысаларында, балаларга игелек турында кыска метражлы мультфильм күрсәттеләр, ул ярдәмчел, юмарт, тирә-юньдәгеләр белән кешелекле мөгамәләдә булырга өйрәтә.

Соңыннан оештыручылар балаларга «Активити» уенын уйнарга тәкъдим иттеләр. Яшүсмерләр бик теләп уенда катнаштылар һәм дуслык атмосферасын сакладылар, шул рәвешле яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләрен ныгыттылар.

Альбина Титова, социаль эш буенча белгеч

Фото: Елена Крутякова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса