Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә А. Д. Губин исемендәге сәламәтләндерү лагере директорларын тәкъдим иттеләр

2020 елның октябрендә Бөгелмәдә реконструкциядән соң А.Д. Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү үзәге директоры вазыйфасын биләүгә ачык конкурс игълан ителде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри әгъзалары тарафыннан җиңүче билгеләнде.

Ул – Рөстәм Венерович Әминов. Кадрлар билгеләнеше «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тарафыннан әйтелде.

«Үз функциясен уңышлы үтәү өчен, лагерь безнең балаларга яңа тәҗрибә, сәламәтлек бирергә һәм алга таба тормыш кору офыкларын ачарга тиеш. Рөстәм Венерович, сез куелган барлык бурычларны да хәл итәрсез дип ышанам!», – диде Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса