Бөгелмәдә 5 майда җылылык бирү сезоны тәмамлана
Шәһәрдә җылытуны акрынлап – атна дәвамында туктатып торачаклар.
Муниципаль район Башкарма комитетының 593 санлы боерыгы нигезендә, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә таянып, 2021 елның 5 маенда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә җылылык бирү сезоны тәмамлана.
Җылылыкны өзеп кую өчен температура +8 градуска кадәр һәм биш тәүлек дәвамында арту нигез булды. Шәһәрдә җылытуны акрынлап – атна дәвамында туктатып торачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа