Бөгелмәдә 352 нче укчы дивизиясенең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды
Бөгелмәдә 352 нче укчы дивизиясенең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Стела янына шәһәр һәм район җитәкчелеге, ветераннар, хәрбиләр һәм мәктәп укучылары җыелды. Укчы дивизия Мәскәү һәм Смоленск өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша, юлын Чехославакиядә тәмамлый. Орша шәһәрен фашистлардан коткаруда катнашканы өчен дивизиягә "Орша" исеме дә өстәлә, ә...
Бөгелмәдә 352 нче укчы дивизиясенең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Стела янына шәһәр һәм район җитәкчелеге, ветераннар, хәрбиләр һәм мәктәп укучылары җыелды.
Укчы дивизия Мәскәү һәм Смоленск өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша, юлын Чехославакиядә тәмамлый. Орша шәһәрен фашистлардан коткаруда катнашканы өчен дивизиягә "Орша" исеме дә өстәлә, ә Белоруссия башкаласы Минскины коткарып калудагы батырлыклары өчен Кызыл Байрак орденын ала, Гродно шәһәрен һәм крепостен азат итүе өчен Суворов орденына лаек була.
Сугыш тәмамлануга дивизия таратыла, ләкин аның истәлеге хәтеребездә яши. Җиңү бәйрәме көнендә дә 1983 елда ачылган әлеге 352 нче укчы дивизия обелискы кан тамчыларыдай кызыл канәфергә күмелә. Дивизиянең батырлыкларын мәңгеләштерү максатында, 2005 елда тимер юл вокзалы перронында мемориаль плитә урнаштырылды. Шулай ук Бөгелмә шәһәренең 11 нче мәктәбендәге Хәрби дан музее да да геройларның истәлеген саклый.
Тантаналы митингта Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова чыгыш ясады. Ул тотрыклылыкның һәм һәрвакыт үсештә булуның нигезе бары тик тарихи хәтер яшәвендә, халыкларның рухи бердәмлегендә икәнлеген искәртте.
Укчы дивизиясе солдатларының тарихта мәңге сүнмәс якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды...
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа