Бөгелмәдә 321 депутат муниципаль сайлауларда катнашу өчен гариза биргән
Бөгелмә халкы вакытыннан алда тавыш бирә алачак.
ТР Президентын сайлауларда бөгелмәлеләр, 13 сентябрьдә – бердәм тавыш бирү көнендә генә түгел, ә 11һәм 12нче сентябрьдә дә тавыш бирә алачак. Муниципаль сайлаулар өчен дә шундый ук тәртип каралган.
Муниципаль сайлауларда катнашу өчен шәһәр һәм район сайлау комиссияләренә 161 депутат мандаты алу өчен 321 кандидаттан документлар кабул ителгән. 150 кандидат – 9 сәяси партиядән, 171е – үз-үзләрен тәкъдим итү тәртибендә.
– Сайлау кампаниясе актив фазага якынлашты, без кандидатларны күрәбез. Безнең өчен иң мөһиме – закон тәртибен саклау һәм сайлаучылар, гамәлдәге закон кысаларында, ТР Президентын һәм үз депутатларын сайлый алсын өчен, барысын да тиешенчә оештыру, – дип билгеләп үтте Л. Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа