Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә 28 нче региональ конференциягә делегатлар сайладылар

Төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Татар Димскәе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Мингалим кызы Гыйззәтова һәм Бөгелмә рус драма театры хезмәткәре Ольга Владимировна Иванова бүләкләнде.

2018 елның 9 ноябрендә Татар мәдәният үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең ХХХ конференциясе узды. Очрашуга килгән делегатлар «Бердәм Россия» партиясе Бөгелмә җирлебүлегенең алдагы чорга эш нәтиҗәләре һәм бурычлары турында фикералыштылар, партиянең җирле сәяси советы составы ротациясен үткәрделәр.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 28нче конференциясенә 9 делегат сайланды. Доклад белән Партиянең җирле бүлек секретаре урынбасары Ф. Мөхәммәтов чыгыш ясады. Иске Исаково авыл җирлеге Советында «Бердәм Россия» депутатлар төркеме җитәкчесе, Иске Исаково авыл җирлеге башлыгы Эльвира Кәримова һәм “Подстанция-2” микрорайоны” беренчел бүлекчәсе секретаре, Бөгелмә электр челтәре «Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалының мәгълүмат технологияләре бүлеге начальнигы Сергей Мех, сәяси советның яңа әгъзалары булдылар. Башлангыч бүлекләрнең иң яхшы секретарьлары лаеклы бүләкләр алды: «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин “ТатНИПИнефть” институты лабораториясе мөдире Марат Рәкыйп улы Хисаметдиновны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Татар Димскәе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Мингалим кызы Гыйззәтова һәм Бөгелмә рус драма театры хезмәткәре Ольга Владимировна Иванова бүләкләнде. Бөгелмә партиясе секретаре Дипломы белән "Бугульмагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе техник кабинеты мөдире Гөлнара Рәфыйк кызы Гималетдинова һәм Сергей Александрович Мех бүләкләнде. Партиянең яңа кабул ителгән әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.

bugulma.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса