Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә 2 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән

Шәһәр халкы түләүсез белем бирү программасында катнаша ала.

Татарстанда 27 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр 18 яшьтән алып, 65 яшькә кадәрге республика халкы өчен бушлай “Үзмәшгульлек” укыту программасы старт ала. Чыгарылышның иң яхшы биш укучысы 50 мең сум күләмендә стипендия алачак.

Программада катнашучылар үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча хокукый консультацияләр, дәүләт ярдәме чаралары, 300 мең сум күләмендә табыш алуга ирешкән үзмәшгуль остазлардан бизнес-кейслар алачаклар.

Бүгенге көндә Татарстанда үзмәшгульлек статусында 94 меңнән артык граждан теркәлгән. Бөгелмәдә исә – 2 019 үзмәшгуль кеше. Шуларның 61е белем бирү программасында катнашырга теләк белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса