Бөгелмәдә 13 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 26 декабрьдә алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың күпчелек районнарда кар явуы фаразланыла, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, буран чыгу ихтималы да бар.. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, аязган вакытта 13 градус салкын булачак. Көндез исә 1-6 градус салкын. Бөгелмәдә төнге сәгатьләрдә - 9-8, көндез - 7-4 градус салкын булыр дип фаразланыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа