Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган митинг узды

1 май - яз һәм хезмәт бәйрәме. Шәһәребезнең Техника йорты каршындагы мәйданында "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге Профсоюз Федерациясе белән берлектә традицион митинг-концерт уздырды. Әлеге бәйрәм чарасында Бөгелмәнең иҗади һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Митингны Профсоюзлар Федерациясе Бөгелмә бүлеге рәисе М.Грачева ачып җибәрде. Мәйданда патриотик музыка яңгырады, әләмнәр...

1 май - яз һәм хезмәт бәйрәме. Шәһәребезнең Техника йорты каршындагы мәйданында "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге Профсоюз Федерациясе белән берлектә традицион митинг-концерт уздырды.

Әлеге бәйрәм чарасында Бөгелмәнең иҗади һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады.

Митингны Профсоюзлар Федерациясе Бөгелмә бүлеге рәисе М.Грачева ачып җибәрде. Мәйданда патриотик музыка яңгырады, әләмнәр җилфердәде. Кечесеннән алып өлкән пенсионер-активистларга кадәр күңелле итеп ял итте.

"Единая Россия" партиясенең беренчел бүлеге сәркатипләре Арсен Кәримов белән Алексей Мухалев та, шәһәрдәшләрен бәйрәм белән котлап, чыгыш ясадылар.

Митинг соңында Бөгелмә районында велосипед сезоны ачылуга һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә велопробег уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса