Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә 1 – 4 сыйныф укучылары өчен Бердәм мәдәният дәресе үткәрелде

"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге " мәдәни-белем бирү проекты кысаларында, Халыклар дуслыгы китапханәсендә, 14 нче "Журавушка"прогимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы белән берлектә, 1 - 4 сыйныф укучылары өчен Бердәм мәдәният дәресе үткәрелде. Алып баручылар балаларны туган ягыбызның тарихы, аның мәдәнияте белән таныштырдылар, слайд-презентация ярдәмендә виртуаль сәяхәттә йөрттеләр. "Сәяхәт" барышында укучылар Казан,...

"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге " мәдәни-белем бирү проекты кысаларында, Халыклар дуслыгы китапханәсендә, 14 нче "Журавушка"прогимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы белән берлектә, 1 - 4 сыйныф укучылары өчен Бердәм мәдәният дәресе үткәрелде.

Алып баручылар балаларны туган ягыбызның тарихы, аның мәдәнияте белән таныштырдылар, слайд-презентация ярдәмендә виртуаль сәяхәттә йөрттеләр. "Сәяхәт" барышында укучылар Казан, Болгар, Свияжск, Алабуга кебек борынгы шәһәрләребезнең истәлекле урыннарында "булдылар".

Аннары укучыларга мәдәният көндәлекләре тапшырылды. Аның буенча ел дәвамында музейларга, театр һәм китапханәләргә, истәлекле урыннарга йөриячәкләр һәм шуларны, фотога төшереп, көндәлеккә теркәп барачаклар.

Көндәлек бик матур итеп бизәлгән. Аның беренче битен ачуга татарстанлыларны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлый.

Чара соңында кичәне үткәрүчеләр балаларны мөмкин кадәр күбрәк истәлекле урыннарда, мәдәният учреждениеләрендә булырга чакырдылар.

Лилия Резатдинова,

Халыклар дуслыгы китапханәсе җитәкчесе.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса