Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә “Зәйтүнә”гә чакыра

Инде матур традициягә әйләнгән “Зәйтүнә” төбәкара мөселман җырлары фестивале быел Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәгендә җиденче тапкыр узачак.

Инде матур традициягә әйләнгән “Зәйтүнә” төбәкара мөселман җырлары фестивале быел Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәгендә җиденче тапкыр узачак. ТР Диния нәзарәте Үзәкләшкән Диния Оешмасы, Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте һәм Бөгелмә Татар мәдәният үзәге оештыра торган бу чарага әлегә әзерлек бара һәм анда катнашырга теләүчеләрдән 20 мартка кадәр гаризалар кабул ителә. Кызыксынучылар 8 (85594) 4-16-98; 8 937 776 6998; 8 919 627 5966 телефоннары аша белешмәләр ала алалар.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль, Татарстан кысаларыннан күптән чыгып, Ырынбур, Башкортстан, Самара мөнәҗәтчеләрен дә җыеп, инде берничә ел “төбәкара” статусы белән уза. Анда катнашучыларның саны узган елларда йөздән артып китте инде. Ансамбльләр белән дә, аерым-аерым да чыгышлар берничә номинация буенча, җырлаучы, мөнәҗәт әйтүченең башкару осталыгына, милли киеменә, сәхнәдә үз-үзен тотышына карап, мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнә. Узган елларда жюри рәисе булып Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать хезмәткәре Гөлзадә Сафиуллина да эшләгәннәр иде. Быел исә Татарстанның халык артисты, мөнәҗәтләр остасы Зөһрә Сәхабиева килүе көтелә. Биредә катнашучылар гына түгел, ә тамаша кылырга килүчеләр дә рухи ләззәт алып, күңел һәм иман байлыгын тулыландырып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса