Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү буенча республика конкурсында җиңү яулады

Рөстәм Миңнеханов дипломны шәһәр мэры Линар Закировка бүләк белән тапшырды.

Бөгелмә үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Яңа ел чараларын уздыру буенча республика конкурсында җиңү яулады. Беренче урын өчен Дипломны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Бөгелмә шәһәренең Яңа ел бизәлеше проектын тормышка ашырган командага чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Яңа ел бизәлеше планын проектлауда һәм тормышка ашыруда катнашкан «Яшь архитекторлар мәктәбе»ндә укучы балаларга рәхмәт. Һәм, әлбәттә инде, һава торышының теләсә нинди вакытында эшкә чыккан һәм Яңа ел шәһәрчеген бизәү белән шөгыльләнгән – бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен бәйрәм оештырган предприятиеләребезгә рәхмәт!

Шәһәр тибындагы Карабаш поселогы – шулай ук җиңүчеләр арасында. Безнең торак пунктка үз номинациясендә 2нче урын бирелде», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса