Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә үзәк сулыгы буенда пешкән камыр ризыклары сату өчен киоск барлыкка киләчәк

Төзелеш эшләре башланды инде.

Гашек урамында, үзәк сулыкта кече күпер янында киоск төзелә. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов сүзләренә караганда, анда милли ризыклар белән сәүдә итәчәкләр.

Төзүчеләр ларекны төзүгә августның унынчы числосында керешкәннәр. Металл каркасны эретеп ябыштырдылар, агач - җепселле плитәләр белән белән тышладылар һәм түбәсен җылыттылар. Якын арада эшләр тәмамланачак.

Сүз уңаеннан, “Шәһәр үзәген активлаштыру проекты буенча ачык фикер алышуларда шәһәр халкы мондый стационар булмаган сәүдә объектларын төзү мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрделәр. Үзәк сулык территориясен реконструкцияләү дәвам иткән очракта, мондый киосклар Җәлил урамы ягыннан яр буенда да барлыкка килергә мөмкин.

Вячеслав Дементьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса