Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә узган атнаның нәтиҗәләре турында сөйләделәр
Күрсәткечләр 30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр бирелгән.
Узган атнада (30 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр) Бөгелмәнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 659 тапкыр чыккан, шул исәптән 78 тапкыр – балалар янына.
302 тапкыр авыруларны кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен урынга илтеп куярга туры килгән. Шуларның 47се – бәхетсезлек очраклары аркасында, шул исәптән 8е – балалар катнашында.
1 юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше зыян күргән, шуларның өчесе – балалар. Аларның барысы да Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелгән, 6сы хастаханәгә салынган, шул исәптән – 2 бала.
Иҗтимагый урыннарга ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 23 тапкыр чыккан, шуларның берсе – балалар катнашында булган очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа