Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә чыршы бүләк иттеләр

Ковид-госпитальнең һәм перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсен Бөгелмә урманчылыгы ярдәме белән бәйрәмчә бизәделәр.

Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган традицион Яңа ел алды социаль акцияләре кысаларында, Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә гадәти булмаган хәйрия акциясе узды: партиянең җирле бүлеге һәм «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова ярдәме белән, ковид-госпиталь һәм перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсен бизәү өчен Яңа ел чыршысы, тәрәзәләргә эләр өчен гирляндалар, мишура, чыршы уенчыклары тапшырдылар.

Медицина персоналы, үзләрен кызганмыйча, арыганлык турында онытып, авыруларга ярдәм итәргә тырышалар. Һәркемнең битендә битлек эзләре, алар аны тәүлек буе салмыйлар. Бәлки, персоналда һәм авыруларда бәйрәм кайгысы  түгелдер, ләкин без пациентларның сәламәтлеге өчен көрәш рухын һәм хәзерге заман авыуы «COVID-19»ны җиңүгә өметне югалтмаска ярдәм итәргә телибез.

Якынлашып килүче Яңа ел белән! Барыгызга да сәламәтлек! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Елена Антипова, партиянең җирле бүлеге әйдәп баручы белгече

ФотоАнастасия Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса