Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә үзәк китапханәсендә “Конституция – кеше һәм гражданнар иреге гаранты” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде

Ул Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланды.

Үзәк китапханәнең уку залында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “Конституция – кеше һәм гражданнар иреге гаранты” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Китапханәче укучыларга документның әһәмияте һәм мөһимлеге турында сөйләде. Конституциядә кеше һәм гражданның төп хокуклары һәм ирекләре беркетелгән.

Күргәзмәдә Татарстанның дәүләтчелеге тарихын чагылдырган китаплар, хәзерге этапта республиканың сәяси торышын характерлаучы закон актлары җыентыклары, шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясе үзе тәкъдим ителгән.

Татьяна САЛУН, уку залының әйдәп баручы китапханәчесе

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса