Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә үзәк хастаханәсенә өч автомобиль ачкычы тапшырылды

Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районының автопаркы барлыгы 14 автомобильгә артачак.

Бүген Татарстан премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычы тапшырды. Бу хакта "Татар-информ"МА яза.

Бөгелмә үзәк хастаханәсенә «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы " кысаларында өч автомобиль ачкычы тапшырдылар.

Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районының автопаркы барлыгы 14 автомобильгә артачак.

Татарстан Республикасы «Лада Ларгус» базасында 370 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 43 Ford Transit микроавтобусы сатып алды.

Исегезгә төшерәбез, июль аенда безнең район инде җиде автомобиль алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса