Бөгелмә юллары ни хәлдә?
Бөгелмәдә бар куәткә юлларны төзекләндерәләр. Үзәк урамнарның берсе - Ленин урамында зарыгып көтелгән асфальт түшәлде. Шәһәр мэры Линар Закиров "төзелеш чәршәмбесе" кысаларында төзелеш объектлары белән танышуны нәкъ шул урыннан башлады. Соңгы 2,5 елда Бөгелмә юлларын тәртипкә китерү өчен 500 миллон сумннан артык акча сарыф ителгән. 2016 елда - 100 миллион...
Бөгелмәдә бар куәткә юлларны төзекләндерәләр. Үзәк урамнарның берсе - Ленин урамында зарыгып көтелгән асфальт түшәлде. Шәһәр мэры Линар Закиров "төзелеш чәршәмбесе" кысаларында төзелеш объектлары белән танышуны нәкъ шул урыннан башлады. Соңгы 2,5 елда Бөгелмә юлларын тәртипкә китерү өчен 500 миллон сумннан артык акча сарыф ителгән. 2016 елда - 100 миллион сум.
-- Ленин урамындагы юлга без асфальт җәеп кенә калмадык, ә бордюрларны да алмаштырдык. Шул рәвешле, бу эшләргә 13 миллион 764 мең сум акча тоттылды. Гомумән, юлларны план буенча ясыйбыз. Тик безгә "Безнең урамда да юлларны ясагыз", -- дигән мөрәҗәгатьләрнең килүе кимеми. Бөгелмәләр бу хакта "Халык контроле" сайтына да язып тора. Мәсәлән, Депо урамындагы юл. Барып күрдек, йөрерлек түгел ул урамда. Шуңа да планда булмаса да, ул урам юлларында быел ремонт ясалачак. Билгеле инде, 2017 ел бюджеты исәбенә. Авыл юллары турында да онытмыйбыз. Һәр торак пунктка янгын сүндерү машиналары, ашыгыч ярдәм автомобильләре керерлек булырга тиеш. Быел без бу җәһәттән Кече Бөгелмә, Зеленая Роща авыллары, Подлесный бистәсе юлларына асфальт салдык, -- ди Линар Закиров.
Шәһәрдә шулай ук Киров, 2 нче Набережная, Казан, Ямашев, Шашин, Некрасов, Волков, Клуб урамнарына яңа асфальт түшәлде.
Шәһәр мэрының икенче тукталышы -- Бөгелмәнең үзәк сулыгы. Анда эш бер минутка да туктап тормый. Реконструкциянең беренче этабы инде тәмамланып килә. Анда лекторий урынын матурлыйлар, җәяүлеләр сукмагына таш җәяләр, пандуслар һәм баскычлар ясыйлар. Ә күпер турында аерым әйтергә кирәк. Ул заманча панельләр белән капланачак. Төзүчеләр сүзенә караганда, күпер бик ямьле булырга охшаган.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа