Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” генераль директоры җылылык өчен түләүләрнең үсеше мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде

Бөгелмә халкын декабрь ае өчен килгән исәп-хисап счетлары гаҗәпләндерде. Анда җылылык өчен түләү 30%ка арткан. Шундый ук хәл Казанда, Яр Чаллыда,Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә.

5 мең... 6 мең... 7 мең... Декабрь ае өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләү кәгазьләрен алгач, күпфатирлы йортларда яшәүче бөгелмәлеләр җылылык өчен түләү бәясен күреп, шаккатты. Шәһәр халкы төркемдәге социаль челтәрләрдә берләшә башлады һәм шунда ризасызлыкларын белдерде.

Бөгелмәдә тиз арада махсус комиссия төзелеп, белгечләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен өйрәнә һәм һәр конкрет очракны тикшерә башлады. Шәһәрдәге күпфатирлы йортларның күбесе җылылык энергиясен исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылган. Җылылык өчен халык факт буенча түли. “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе”ААҖ генераль директоры Азат Хәлимов сүзләренә караганда, 2020 елның декабрендә җылылык энергиясенә тарифлар артмаган. Түләүләрнең кинәт сикерүенә, әлеге дә баягы, тышкы һава температурасы сәбәпче икән.

Урамда салкынрак булган саен, йорт җылылык энергиясен күбрәк куллана. Без “Гидрометцентр”дагы мәгълүматны тикшердек,декабрьдә тышта һаваның уртача айлык температурасы минус 11 градус булган. Чагыштыру өчен, ноябрь аенда уртача температура 4 градус салкын иде. Димәк, һәр йортта җылылык энергиясе чыгымы артты, бу исә  җылылык өчен түләү суммасының артуына китерде. Белешмә өчен, соңгы елларда декабрь аенда температураның уртача күрсәткечләре түбәндәгечә булган: 2017 елда –  минус 6,  2018 елда – минус 9, 2019 елда – минус 6 градус. Җылылык куллануны исәпкә алу приборларының төгәл эшләве бик мөһим. Бу – идарәче компанияләр җаваплылыгында. Йорт өлкәннәре дә бу эшкә актив кушылырга тиеш. Йортта җылылык бирүне җайга салырга кирәк, – дип аңлатты журналистларга “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ генераль директоры Азат Хәлимов.

Министр урынбасары җылылык куллануның факттагы күләме артуын хәбәр итте. Елның салкын чорында бина стеналар аша күп җылылык югалта. Моннан тыш, йортка тәрәзә рамнары аша үтеп кергән тышкы һаваны һәм урамнан алып керелгән әйберләрне җылытуга тотыла. Аерым очракларда, коммуналь түләүләрнең артуы контроль кимүгә бәйле булырга мөмкин, аның ярдәмендә исәп-хисап приборы күрсәткечләрен алу дөреслеге билгеләнә, дип өстәде А. Фролов.

– ТКХ тарифлары, гадәттәгечә, елга ике тапкыр үзгәрә: 1 гыйнварда һәм 1 июльдә. Инде берничә ел дәвамында Татарстанда 1 гыйнварда тарифлар артмый. Алар икенче яртыеллыктан гына үсә башлый, – дип аңлатты  төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Министр урынбасары февраль аена фараз ясады. Нәкъ менә шушы айда татарстанлылар гыйнвар аенда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен хисап язуы алачак. Яңа ел каникуллары бездә 10 көн дәвам итте. Кешеләр гел өйдә иде. Димәк, энергия куллану да кискен артты. Ягъни февраль ае да безне квитанцияләрдәге зур саннар белән “сөендерәчәк” әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса