Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә яшьләре Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирүдә катнаша ала

Үз тавышыңны 1-7 сентябрьдә бирергә мөмкин булачак

17 июльдән муниципаль Яшьләр парламентына гаризалар кабул ителә башлаган иде. Эш барышында 45 муниципаль парламент формалашачак, аларга һәр районда яшьләр мәсьәләләрен алып баручы актив һәм инициативалы яшьләр керәчәк.
Үз кандидатураңны 17 августка кадәр тәкъдим итәргә мөмкин.
Сайлауларда катнашу өчен: 
- син 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булырга тиеш 
- син үз районыңны 45 район исемлегеннән сайларга
- сайтта гариза калдырырга тиеш: http://molparlament кtatar/
Аңа тутырылган гариза, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык, анкета, фотография һәм Татарстан яшьләр командасы әгъзасы буларак, гамәлләр планын беркетергә кирәк.
1-7 сентябрьдә «ачык Татарстан» порталында барлык муниципаль берәмлекләрнең Яшьләр парламентларына кандидатлар өчен тавыш бирү узачак.
Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау 2020 елның 13 сентябрендә булачак.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса