Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә яшьләре коррупциягә каршы

Шәһәр хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды. Биредә еллык эшкә һәм "Яшьләр коррупциягә каршы!" бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бөгелмә Иреклеләр координацион үзәге оештырган бәйгедә шәһәрнең 11 уку учреждениесе укучылары (бу - мәктәп балалары, көллият һәм институт студентлары) катнашкан....

Шәһәр хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды. Биредә еллык эшкә һәм "Яшьләр коррупциягә каршы!" бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Бөгелмә Иреклеләр координацион үзәге оештырган бәйгедә шәһәрнең 11 уку учреждениесе укучылары (бу - мәктәп балалары, көллият һәм институт студентлары) катнашкан. Алар "Яшьләр коррупциягә каршы!" конкурсы өчен социаль рекламалар ясап, видеороликлар төшергән, плакатлар ясаган. Жюри 40тан артык конкурс эшен караган. Җиңүчеләрнең эшләрен комиссия утырышында да күрсәттеләр.

"Иң яхшы социаль ролик" ясаучы дип 2 нче лицей укучылары билгеләнде. Ә "Иң яхшы социаль баннер" исемен өч урынга бүлделәр. Беренче урын "Торнакай" балалар бакчасы, икенче урынны -- балаларның экология һәм биология үзәгенә йөрүче Елизавета Никитина, өченче урынны 7 гимназия укучысы Эльвира Фазлыева алды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса