Бөгелмә яшьгвардиячеләре "Георгий тасмасы" акциясе уздыралар
22 апрель көнне илебездә "Георгий тасмасы" дигән акция старт алды. Бу көнне Бөгелмә яшьгвардиячеләре дә "Китапханәдә бер төн" дигән социаль-мәдәни чарада Георгий тасмалары тараттылар. "Яшь гвардия" штабы җитәкчесе Алексей Мухалёв әлеге акция һәм тасма тарихы турында сөйләп узды. "Безнең бурыч - Бөек Җиңүнең нәни символына хөрмәт белән карау", - дип...
22 апрель көнне илебездә "Георгий тасмасы" дигән акция старт алды. Бу көнне Бөгелмә яшьгвардиячеләре дә "Китапханәдә бер төн" дигән социаль-мәдәни чарада Георгий тасмалары тараттылар.
"Яшь гвардия" штабы җитәкчесе Алексей Мухалёв әлеге акция һәм тасма тарихы турында сөйләп узды. "Безнең бурыч - Бөек Җиңүнең нәни символына хөрмәт белән карау", - дип төгәлләде ул сүзен һәм Георгий тасмасын сатарга ярамаганлыгын, аның фәкать бушлай таратылуын; рекламада ярдәмче элемент итеп файдаланырга; ризык тартмаларына беркетергә; җәнлекләргә, бил каешларына, ботинка шнурларына бәйләргә, пычрана торган урыннарга беркетергә ярамаганлыгына басым ясап әйтте. "Иң яхшысы - аны түшкә, сул якка беркетеп кую - бусы горурлык һәм хөрмәт билгесе булачак", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа