Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә яшь гвардиячеләре – кечкенә Римдә

Спас авылына нигез салучы, XVIII гасырның танылган галиме, тарихчы, Петербург фәннәр академиясенең беренче әгъза-корреспонденты Пётр Рычков авылны нәкъ шулай - "кечкенә Рим" дип атап йөртә торган булган. Чыннан да, әлеге төбәкнең һәрбер почмагы - үзе бер тарих. "Спас буйлап экскурсия китапханәдә башланды, анда Екатерина Фәрхетдинова авылга ничек нигез салынуы, андагы...

Спас авылына нигез салучы, XVIII гасырның танылган галиме, тарихчы, Петербург фәннәр академиясенең беренче әгъза-корреспонденты Пётр Рычков авылны нәкъ шулай - "кечкенә Рим" дип атап йөртә торган булган. Чыннан да, әлеге төбәкнең һәрбер почмагы - үзе бер тарих.

"Спас буйлап экскурсия китапханәдә башланды, анда Екатерина Фәрхетдинова авылга ничек нигез салынуы, андагы һөнәрчелек үзенчәлекләре турында сөйләде. Аннары без мәктәп музеенда булдык, төрле дәверләрдә крестьяннар тормышында кулланылган әйберләрдән тупланган бай экспонатлар карадык. Дворяннар әйберләрен дә күрдек. Җирле чиркәү дә бик күп тарихи серләрне үзендә саклый кебек. 950 метр озынлыктагы җир асты юлы гына ни тора! Авылга нигез салган затның җәсәде дә шунда җирләнгән", - дип яза "Единая Россия" партиясе "Яшь гвардия" оешмасы Бөгелмә җирле бүлеге вәкилләре.

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар" көнендә алар Спас чиркәве бинасына аның Татарстан Республикасы ндагы тарихи һәм мәдәни һәкәл булып саналуы, дәүләт тарафыннан саклануы турында элмә такта беркетеп кайттылар. Бөгелмә яшьгвардиячеләр штабы начальнигы Алексей Мухалёв әйтүенчә, шул рәвешле алар чиркәүне Татарстаныбызның Бөгелмә районындагы тарихи-мәдәни мирас булуына игътибарны юнәлтергә телиләр. "Тарих эзләп, әллә кайларга йөрисе юк, менә ул - янәшәдә, үзебездә генә", - ди ул.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса