Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә волонтерлары: яраткан шәһәребез өчен изге эшләр

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «ДоброДом» волонтерлык хәрәкәтенең эше турында Марина Черепанова сөйләде.

 Аның сүзләренә караганда, ирекле хәрәкәт 2013 елда ук барлыкка килгән. Төп максат - ятим балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү.

"ДоброДом» хәрәкәтенең җитәкчесе юк. Безнең йортта – 3 волонтер: Д – Диләрә, О – Олеся, М – Марина. Безнең Вконтакте социаль челтәрендә төркемебез бар, анда телефон, электрон почта  күрсәтелгән», - дип ассызыклады Марина Черепанова.

Ирекле хәрәкәтле командада – барлык шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары, басмалар, интернет-берләшмәләр, федераль каналлар, шәхси эшмәкәрләр һәм олы йөрәкле кешеләр.

Чыгыш барышында Марина Черепанова Бөгелмәдә тормышка ашырыла торган иң якты проектларны тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса