Бөгелмә волонтерлары Советлар Союзы Геройлары һәм сугышчылар җирләнгән 16 каберне чистарту өмәсе үткәрделәр
Чара «Халыкара өмә» акциясе кысаларында узды.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан – 2020 елның 20 июнендә Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм хәрбиләр җирләнгән каберлекләрне тәртипкә китерүгә багышланган “Истәлекле урыннарны төзекләндерү буенча масштаблы халыкара өмә» акциясе узды.
Бөгелмә волонтерлары, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм Бөгелмә муниципальара салым һәм җыемнар бүлеге филиалы хезмәткәрләре белән берлектә, иске зиратта Советлар Союзы Геройлары һәм эвакогоспитальдә яралардан вафат булган сугышчылар җирләнгән 16 каберне төзекләндерделәр.
Наталья КУЛАГИНА, Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге җитәкчесе
Фоторәсемнәр София Родионова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа