Бөгелмә вәкиле «Автоледи-2020» конкурсында җиңү өчен көрәште
Әлмәттә "Автоледи-2020" республика конкурсының зона этабы узды.
Анда Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Сарман, Мөслим һәм Зәй вәкилләре катнашты. Безнең шәһәр данын «Автоледи-2019 " конкурсы призеры Анастасия Львова яклады.
Ярышта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр, теоретик һәм практик этап биремнәрен үтәделәр. «Бокс», «Парковка», «Габарит капкалары», «Елан», «Әйләнә» сынаулары үтте.
Бөгелмә вәкиле призлы урынны яуламады, шулай да кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Вячеслав Дементьев
Гөлнара Гыйбадуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа