Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә ветераннар советы эшкә йомгак ясады

Бөгелмәдә җирле ветераннар иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференция эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Татарстан Республикасы төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, ветераннар советы рәисе һәм президиумы әгъзалары, башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре катнашты.

Утырыш барышында җирле иҗтимагый оешма советының 2016 елдан 2020 елга кадәрге чордагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Көн тәртибендә шулай ук ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисен, президиумын, Татарстан Республикасы төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау мәсьәләләре дә каралды.

Төбәк иҗтимагый конференциясенә делегатлар итеп рәис Иршат Измайловны, совет президиумы әгъзалары Гөлсимә Лукашованы, Людмила Матюшкинаны, Владимир Сидоровны җибәрү турында карар кабул ителде.

Чара ахырында ветераннар хәрәкәте активистларын бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса