Бөгелмә урманчылыгы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Яңа ел белән котлаган
Белгечләр аларга бүләкләр, шулай ук чыршы һәм наратлар тапшырган.
«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган. Белгечләр аларга бүләкләр, шулай ук чыршы һәм наратлар тапшырган.
«Игелекле гамәлләр белән без кешеләрне, бигрәк тә балаларны бәхетле итәбез. Изгелек кылыгыз, һәм ул, һичшиксез, сезгә кире әйләнеп кайтачак», – ди «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ Актүбә урманчылыгы участок урманчысы Эльвир Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа