Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә урманчылыгы бинасы капиталь ремонт программасына кергән

Эшләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елдан башлап һәм өч ел дәвамында ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын этаплап ремонтлау планлаштырыла.

Агымдагы елда эшләр 14 объектта (Аксубай, Бөгелмә, Зәй, шәһәр яны, Саба, Тәтеш урманчылыкларында, Норлат, Түбән Кама урман хуҗалыкларында, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты бинасында) үткәрелә.

Хәзерге вакытта өч объектта капиталь ремонт тәмамланган, унберендә – дәвам итә.

Безнең административ бинада төзүчеләр электр үткәргечләрен, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системаларын алмаштыралар, косметик ремонт ясыйлар. Эшләр 1 сентябрьгә тәмамланыр дип өметләнәбез, – дип сөйләде Бөгелмә урманчылыгы дәүләт учреждениесе җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова.

Вячеслав Дементьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса