Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә урамнарында яңа светодиодлы яктырткычлар урнаштырыла

2020 елда Бөгелмәдә урам утларыннан файдаланганда энергияне саклауга һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруга керештеләр.

Җәй башыннан шәһәр урамнарында яктырту приборларын – светодиодлы яктырткычларга алыштыру эшләре башкарыла. Барлыгы 6 меңгә якын яктырту приборлары алмаштырылачак.  Яктырткычларның 75 проценты инде урнаштырылган. 108 идарә щиты алмаштырылачак. Энергосервис контрактының инвестицион программасы ярдәмендә электр энергиясен елына 2,5 миллион киловатт-сәгатьтән артык экономияләү күздә тотыла.

"Программа масштаблы, катлаулы, беренче категорияле урамнар бүген үк яктырак яктыртыла. Бу финанси яктан шактый чыгымлы эш, әмма 5 елдан соң без  экономияне яхшы ук тоя башлаячакбыз", ди шәһәр мэры Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса