Бөгелмә укучысы республика конкурсы номинацияләренең берсендә җиңү яулады
Бөгелмәдә һәм районда “Балалар илне сурәтли” дип исемләнгән 14нче республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Конкурста Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4нче сыйныф укучылары, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең өлкән төркем балалары катнашты.
Яшь рәссамнар өч номинация буенча картиналар язды: «Бөек Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» һәм «Юл хәрәкәте иминлеге».
Бу көннәрдә, коронавирус йогышы таралуга бәйле чикләүләрне исәпкә алып, «Единая Россия» партиясенең Бөгелмә җирле бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе идарәсенең территориаль бүлеге белән берлектә, белем бирү учреждениеләреннән конкурста катнашучылар белән урыннарга чыгып очрашулар үткәрделәр. Яшь рәссамнарга конкурста катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
«Балалар илне сурәтли» конкурсы елдан-ел популярлаша бара. Быел анда 77 бала катнашты һәм алар барысы да дипломнар һәм бүләкләр алды.
Бөгелмә муниципаль районының 2нче лицееннан Аделина Минһаҗева «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы" номинациясендә төбәк конкурсында җиңүче булды, Казанда узган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа