Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә укучысы "Газпромтрансгаз Казан" тарафыннан ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүче булды

Бөгелмә муниципаль районы Мостафа Онджель исемендәге лицей-интернат укучысы Алия Латыйпова «Рәсем»номинациясендә өченче урынны яулады.

17 ноябрьдә "Яшәү чыганагы – газ" мәктәп яшендәге балалар, студентлар һәм гаиләләр арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ул "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ һәм "Ялкын" журналы тарафыннан оештырылды. Ай дәвамында конкурс комиссиясенә өч номинациядә 130 эш керде: "Текст", "Рәсем" тһәм "Видео". Барлык эшләр дә татар телендә тәкъдим ителде.

Бөгелмә муниципаль районы Мостафа Онджель исемендәге лицей-интернат укучысы Алия Латыйпова "Рәсем" номинациясендә өченче урынны яулады.

"Яшәү чыганагы – газ" конкурсы – халыкка, үсеп килүче буынга газ сәнәгате хезмәткәрләре хезмәте турында киң мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән медиа-проект.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса