Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә укучылары һәм яшьләре космонавт Сергей Рыжиков белән турыдан-туры элемтәгә чыктылар

Якташыбыз барлык сорауларга да бик теләп җавап бирде һәм хәтта балаларга үз куллары белән ясаган «Космик бакча»ны да күрсәтте.

Бөгелмәлеләр Халыкара космик станция аша якташыбыз, Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт, Бөгелмәнең Мактаулы гражданины Сергей Рыжиков белән элемтәгә чыктылар.

Сөйләшүгә шәһәрнең мәктәп укучылары һәм яшьләре чакырылган иде, алар космонавт белән аралаша һәм кызыксындырган барлык сорауларын бирә алдылар.

ХКС белән турыдан-туры элемтә 3нче мәктәп укучылары әзерләгән сәламләү сүзләре белән башланды. Чара Яшьләр сараенда «Роскосмос» дәүләт корпорациясе техник ярдәме белән оештырылды.

«Мондый җылы аралашуыгыз өчен рәхмәт. Бүгенге очрашуга бик шатмын. Әле күптән түгел генә туган Россиябезне очып үттек, анда үз шәһәребезне карарга тырыштым. Соңрак, һичшиксез, фотографияләр җибәрермен», диде Сергей Рыжиков.

Әңгәмә барышында Бөгелмә укучылары һәм яшьләре космонавтка аның тормышы һәм орбитада эшләү, ачык космоска чыгу тәҗрибәсе һәм фәнни тәҗрибәләр үткәрү, ничек Ватаныбызның чын герое булырга һәм моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында һәм башка бик күп сораулар бирделәр. Сергей Рыжиков аларның барысына да бик теләп җавап бирде һәм хәтта балаларга үз куллары белән ясаган «Космик бакча»ны да күрсәтте.

Соңыннан космонавт барлык шәһәр халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса