Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә укучылары 872 килограмм батарея җыйды

«ГРИНТА»ның төбәк операторы 872 килограмм батарея төяп чыгарды, аларны Бөгелмә районы укучылары җыйды.

Бу эш соңгы ике ай дәвамында район мәктәпләрендә барды. Батареялар Чиләбегә озатылачак, анда аларны эшкәртү буенча якындагы завод урнашкан.

«Батареяларны гадәти коммуналь калдыклар белән бергә ташларга ярамый, – дип шәрехли «ГРИНТА» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко. – Чүп чиләгенә ташланган бармак зурлыгындагы бер батарея 20 квадрат метрга якын җирне һәм 400 литр суны авыр металллар белән пычрата. Бу батареяның металл тышчасының тутыгудан җимерелүе һәм куркыныч матдәләрнең туфракка һәм грунт суларына эләгүе сәбәпле килеп чыга. Хәтта аз микъдарда да алар кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин».

Татарстанның көнчыгыш зонасындагы 23 муниципаль районның һәрберсендә батареялар туплау урыннары оештырылды, аларга «ГРИНТА» җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Төбәк операторы тарафыннан барлыгы 9 тонна батарея төяп чыгарылган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,5 тоннага күбрәк. Акция Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Дюрасел Раша” компаниясе ярдәме белән уку елы азагына кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр июнь аенда ясалачак. Иң актив катнашучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Искәртеп узабыз, узган ел «ГРИНТА» иң күп батарея җыйган мәктәпләргә компьютерлар бүләк иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса