Бөгелмә укучылар татар теленнән тест тапшырды
25 апрель көнне Татарстанда татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән, татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты уздырылды. Бердәм республика тесты укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәсен бәяләү максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән...
25 апрель көнне Татарстанда татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән, татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты уздырылды.
Бердәм республика тесты укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәсен бәяләү максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән контроль бәяләү материалларын кулланып, махсус тест үткәрү пунктларында оештырылды.
Татар теленнән тест уздырыла торган аудиториягә татар теле белгечләре кертелми. Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган махсус бланкларда башкарыла.
Тестны башкару вакыты төрле укучы өчен төрлечә. Бу татар телен дәүләт теле яки туган тел буларак өйрәнү белән бәйле.
Бердәм республика тесты шәһәребезнең 1, 3 һәм 6нчы мәктәпләрендә үтте. Анда 931 укучы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа