Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда җирле шагыйрьләр белән очрашу булды
Чара онлайн форматта узды.
Ел саен, 1 октябрьдә Туган якны өйрәнү музеенда җирле шагыйрьләр белән очрашулар уза. Әмма быел, дөньяда пандемия таралуга бәйле шартларда, музей хезмәткәрләре традицион очрашуны онлайн форматка күчерделәр.
Һәр кеше шигырь аша үз хисләрен һәм фикерләрен белдерергә хокуклы. Безнең кайсыбыз гына балачакта яки яшьлектә шигырь язмаган? Мөгаен, бик азлардыр. Әмма профессиональ шагыйрьләр санаулы гына була. Шулай да шигърият аша үзен күрсәтү теләге күпләрдә кала. Шагыйрьләр безгә үз юлларын бүләк итәләр.
Безнең шәһәрдә иҗади шәхесләрнең “Бөгелмәлеләр” әдәби җәмгыяте эшләп килә. Анда язучылар да, шигырь яратучылар да килә. Биредә бөек шагыйрьләр турында да, иҗат юлын яңа башлап җибәргән тыйнак, яшь авторлар турында да сөйлиләр. Очрашуларда өлкән кешеләр дә, укучылар да була.
Шагыйрьләр төрле фестивальләрдә катнашалар, аларның әсәрләре җирле басмаларда басыла, алар үз иҗаты белән шәһәребезне, Бөгелмә төбәген таныталар.
Ольга Костюнина тормыш, хис-тойгылар, кешеләр турындагы шигырьләр иҗат итә, шундый җиңел, мавыктыргыч тел һәм нечкә юмор белән яза, ул күп санлы шәһәр фестивальләре җиңүчесе.
Язучы һәм шагыйрь язмышы турында күп белергә кирәк. Аның язмышы – әсәрләрендә. Людмила Любимованың шигърияте – үзе бер тормыш фәлсәфәсе, ул күп сорауларга җавап бирә.
Шигърият – ул кеше иҗат иткән нәрсә, анда бу тормышта күп сорауларга җавап табарга була. Әмма шигъриятнең иң мөһим билгеләнеше – үз фикерләрен кәгазьгә сеңдереп, үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлеге. Татар һәм рус телләрендә шигырьләр язучы Клара Усманова, Наил Кәшиф, Иван Саранча, Флорида, шагыйрь һәм композитор Петр Тронин – бу кешеләр барысы да укучылар, тыңлаучылар, шигырь сөючеләр күңеленең иң тирән почмакларына үтеп керәләр.
Укучыларга Зәйтүнә Искәндәрованың Бөек Ватан сугышында Җиңү, Ватанга мәхәббәт, туган табигатьнең матурлыгы, һәрвакыт позитив һәм сәламәт була белү турындагы шигырьләре һәркемне җәлеп итә. Яшь шагыйрьләргә менә кемнән өйрәнергә кирәк.
Бүгенге яшьләр вәкиле Рөстәм Хәбиров шигырьләр генә түгел, ә үз шигырьләренә картиналар да яза. Ә ул аларны ничек укый…
Кеше бәхеттән җырлаганда яки авыртудан әрнегәндә елый, елый-елый соклана торган мизгелләрдә шагыйрә Флюра Хөснетдинованың да сүзләре матур шигырь юлларына салына башлый.
Туган якны өйрәнү музеена килгән барлык авторлар да безгә үз китапларын бүләк итәләр. Алар, кагыйдә буларак, зур булмаган тираж белән чыгарылган була –акчадагы кысанлык сәбәпле. Әмма, шуңа да карамастан, бүләк итүчеләр ярдәмендә биредә алардан һәркем файдалана ала. Һәм китапларга ихтыяҗ зур. Бездә коллекционерларның бүләк язулары һәм авторларның үз автографлары язылган китаплар бар. Бу тупланма, килешегез, бәһасез.
Менә бу урында сүзгә нокта куярга мөмкин. Дөресрәге – өч нокта. Чөнки яңа очрашулар, яңа шигырьләр, яңа басмалар булачак әле. Һәм, һичшиксез, яңа исемнәр барлыкка киләчәк. Шигъри талантларны яратучылар да бар. Иң мөһиме – бу мәдәни, рухи байлык даими тулылансын, киңәя барсын, кешеләр күңеленә шифа бирсен.
Гөлчәчәк Гарипова, музей-белем бирү эшчәнлеге методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа