Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее “Бер әйбернең тарихы” дигән теманы дәвам итә

Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда уникаль экспонат бар – ярымай формасындагы тешле һәм бер очы бөгелгән тимер урак ул.

Бик борынгы заманнарда, Идел елгасы яр буйларында төрки кабиләләр яшәгән вакытта ук, аның өске өлешен Болга (Булга, Былга) дип атый торган булганнар. Чоңгыл, упкын, тоба, ягъни су бөтерелеп тора торган урын дигәнне аңлаткан бу сүз, чөнки ул чакта елгалар мул сулы, тиз агымлы булган. Болгар халкының атамасы да шуннан чыккан. 

Идел Болгарстаны дәүләтенең башкалалары булып, Татарстанның хәзерге Спас районындагы Болгар һәм Алексеевск районындагы Биләр саналган. Дәүләт идарәсе органнары, дин һәм сәүдә үзәкләре нәкъ менә шуларда урнашкан булган. 

Эзләнүләр һәм археологик казынулар вакытында ачылган производство объектлары шәһәрләрдә һөнәрчелекнең югары дәрәҗәдә булганлыгын ачык күрсәтә. Кара металлургия һәм металл эшкәртү җитештерүнең әйдәп баручы тармаклары саналган.      

Тимерчеләр авыл хуҗалыгы кораллары – сабан төрәннәре, сука калаклары, чалгылар, ураклар; көнкүрештә һәрчак кирәкле пычак, кайчы, балта, йозак, кадаклар; сугыш кирәк-яракларыннан кылыч, сөңге, ук очлыклары, сугыш балталары, кистән һәм чукмарлы таяклар ясаганнар. Тимерче алачыкларында шулай ук атлы тормыш өчен зарур нәрсәләр: дага, авызлыклар, ә тагын баскычлар һәм башкалар да җитештерелгән. Эш барышында күп төрле технологияләр кулланылган: кайнар һәм салкын ысул белән ат дагалау,   тимерне эретеп ябыштыру, тимер һәм корычны катыру, өч катламлап пакетлау һ.б. 

Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда уникаль экспонат бар – ярымай формасындагы тешле һәм бер очы бөгелгән тимер урак ул. Безнең эраның 15-16нчы гасырларында Идел Болгарстанында эшләнгән. Ул безнең музейга ничек килеп эләккән – кызганычка, моны белмибез. Шулай да әлеге экспонатның булуы туган төбәгебезнең тарихы бик бай икәнлеккә бер дәлил булып тора.       

Урак – ашлык уру коралы. Бөгелү формасы аның Болгарда җитештерелгәнен күрсәтә. Мондый уракларның дуга биеклеге йөзлек озынлыгының 1/3е чамасын тәшкил итә; дуганың иң өске ноктасы да урак сабыннан исәпләгәндә – шулай ук өчтән бере, ә кайчакта хәтта яртысы кадәр озынлыкка җиткән.   

Специалист Г. Андреева, музей белгече.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса