Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә тудыру йортында яңа туган беренче баланы тантаналы рәвештә чыгару булды

Ата-аналар балага Злата матур исемен биргәннәр.

2021 елның 5 гыйнварында Бөгелмә РҮХ ДАССОның бала тудыру йортында беренче туган баласын тантаналы рәвештә чыгару булды. Бөгелмә шәһәрендә Яңа елның беренче сәгатьләрендә дөньяга килгән беренче бала 2640 авырлыкта һәм буе 48 см кыз булды. Ул Руслан Минхазиевич һәм Оксана Александровна Касымовлар гаиләсендә туа. Ата-аналар балага Злата матур исемен биргәннәр. Бу гаиләдә беренче бала. Район башлыгы исеменнән гаиләне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Анатольевна Плеханова котлады, ул гаиләгә ныклы сәламәтлек, тәрбиядә уңышлар теләде, котлау адресы һәм акчалата сертификат тапшырды. Гаиләне Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов котлады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко яңа туган балаларның әти - әниләренә беренче документ - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса