Бөгелмә тәрбиячесе һөнәри осталык конкурсында иң яхшы исем өчен көрәшәчәк
Белем бирү оешмаларының 108 педагогы катнашты.
"Ел тәрбиячесе" республика һөнәри конкурсының зона этабы тәмамланды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 108 педагогы катнашты. 11-15 мартта Казанда узачак конкурсның финалында зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 20 конкурсант катнашачак.
Республикадан җыелган 20 финалист арасында - Бөгелмә тәрбиячесе Ксения Слинько. Ул 32-нче номерлы "Непоседа" балалар бакчасында эшли. Тәрбияченең педагогик стажы 9 ел тәшкил итә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа