Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә тикшерү изоляторында 2020 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар

Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча 3нче тикшерү изоляторының хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау регионның пенитенциар ведомство башлыгы урынбасары Алексей Буренков катнашында узды.

Катнашучылар эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар һәм киләчәккә максатлар куйдылар. Иң мөһиме, узган ел учреждениедә гадәттән тыш хәлләр булмады. Чара ахырында хезмәт вазифаларын лаеклы башкарганнары өчен хезмәткәрләр бүләкләнде.

Ел йомгаклары буенча 3нче тикшерү изоляторының медицина коллективы Татарстан Республикасы тикшерү изоляторлары арасында иң яхшысы дип танылды. Медицина хезмәте җитәкчесенә күчмә кубок тапшырылды. Хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләр өчен махсус исәпкә алу бүлеге башлыгы һәм саклау бүлегенең кинологик төркеме кинологы бүләкләнде.

Россия ҖҮФХИнең ТР буенча матбугат хезмәте

Людмила Люкшина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса